Пәнҗешәмбе
28.03.2024
12:55
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Официальный сайт
Айрата Илалова
Главная Регистрация Вход
Обо мне »
Меню сайта
Меню сайта
  • Главная страница
  • Обо мне
  • Песни
  • Биография
  • Фотоальбом
  • Видео, онлайн концерты
  • Стихи
  • Теле-Радио
  • Гостевая книга
  • Обратная связь
  • Моё портфолио


  • Категории
    Статьи [7]
    Биография [1]
    Дәү Әтинең автобиографиясе [1]

    Мини-чат
     
    500

    Мой опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 317

    Обо мне » 2009 » Апрель » 22 » Әфганстанны күргән ул
    Әфганстанны күргән ул
    13:36
    null                  Бу дөньяда барыбыз да кунак кына. Тормышның әчесен татып, аның тискәре яклары белән  күзгә-күз очрашып, авырлыкларга  каршы бара          алган кеше генә  аның  һәр минутының, һәр мизгеленең кадерен белеп яши торгандыр. 
         ,,Ләззәт”, ,,Солдаты Афгана” ансамбльләре җырчысы, ,,Нефтехим”ның  Олигомерлар  заводы эшчесе,  ике  бала  атасы, ачык йөзле, шат                         күңелле  Айрат  Илалов белэн  танышу күңелдә зур канәгатьлек хисләре уятты.  Айрат ишектән  күренүгә, булмә эче  яктырып киткәндәй булды.                         Әлки районы Карамалы авылы егете  икән ул. Авыл мәктәбеннән соң, Айрат Түбән Каманың 62 нче һөнәр  училищесын  кызыл дипломга             тәмамлаган. Электромонтер һөнәре алган егетне Олигомерлар  заводына эшкә  юллаганнар,  һәм эш тәмен сизеп өлгергәнче, аны армиягә дә                   алып киткәннәр. 
             Волгоград өлкәсенең Волжский шәһәрендәге хәрби мәктәптә  ярты ел укытып, кече  сержант дәрәҗәсе биреп, Әфганстанга озатканнар. Билгеле инде, телисеңме, барасыңмы дип сорап торучы да, әнисе София ханымның бердәнбер баласы икәнлеге турында уйлап караучы да булмаган.  Тиеш,  һәм вәссәлам.
           Читкә чыгып китсәң, кешеләрдән алда, сине иң беренче табигать сыный. Әфганстанда җәй көне  эсселекнең 40  градустан югары булуы, берөзлексез таш-ком өермәләре астында шыгыр-шыгыр ком чәйнәүләре, кыш көне үзәккә  үтмәле салкын җиле анда хезмәт итүчеләрнең исеннән чыгармы икән берәр  заман.                                    Айрат хезмәт иткән полк Герат шәһәренә якын урындагы керү-чыгу юлларын саклый, рейдларга йөри.  Әфган  халкының ыруглар белән яшәве, дингә бирелгән булулары, шулай булуга карамастан, бик житез, оста сугышчы, атучы икәнлекләре турында да, андагы әфлисуннарның бездәге кебек түгел, сусыл, мәмрәп  торган булулары хакында да  Айрат тәфсилләп сөйләде.
          Армиядән кайткач ул шәһәребездәге ,,Чишмә" гармунчылар ансамбленә дә йөреп алган, ,,Ләззәт” тә  ләззәтләнеп  яшәвенә дә унбиш ел булган икән инде. Шәһәрнең сугышчы-интернационалистлар советы   әгъзасы да . Дүрт ел инде  ,,Солдаты Афгана " группасының татар җырларын башкаручы солисты да Айрат Илалов.
          Узган ел Витебск шәһәрендә төрле илләрдән җыелган 75 иҗат коллективы катнашкан VI - халык - ара  патриотик җырлар  башкаручылар фестивалендә ,,Солдаты Афгана" группасы катнашып, гран-при дипломы яулап  кайткан иде. Татар телендә  ,,Әфган җиле", ,,Сугыштан хат" җырларын башкарган өчен Айратка фестивальнең дипломанты  исемен биргәннәр.
          Илаловлар нәселен дәвам итәрдәй улы Ирек (дәү әтисе исемен кушканнар) үсеп килә. Кызлары Айсылу  белән гимназиядә укый. Алар әниләре Мария белән әтиләре Айрат кебек, һәрьяктан булдыклы, яхшы кешеләр  булып үссеннәр дип телибез.

     

    М. Якупова.
    ,,Туган як" 20 нче март 2008 нче ел. (№34) 




     

     

    Категория: Статьи | Просмотров: 3081 | Добавил: airatik | Рейтинг: 5.0/98 |
    Всего комментариев: 7
    avatar
    1 Olgamoskvina • 21:36, 06.05.2009 [Материал]
    Да ну не верится чёта !!))))
    Ответ: Что не вериться?))))
    avatar
    7 airatik • 19:21, 27.10.2011 [Материал]
    Дорогая Ольга что не верится, если не верится есть же интернет, проверь пожалуйста. xx
    avatar
    2 Александр • 14:28, 31.03.2010 [Материал]
    Айрат!!! Наверное я все таки не силён,но смотрю я зарегистрирован. Ура! Получилось. tired
    avatar
    6 airatik • 19:10, 27.10.2011 [Материал]
    Всё хорошо братан, ты зарегистрировался!!! cool
    avatar
    3 Гульнарик • 00:39, 14.08.2010 [Материал]
    Айрат, очень приятно, что есть такие целеустремленные, жизнерадостные люди, как ты!!! Общение с тобой одно удовольствие!!! Рада всей душой твоим успехам!!! От тебя и твоего творчества идет только позитив!!! Я уверена, что и дети твои правильно воспитаны и обязательно найдут свой верный путь в этой жизни!!! Желаю тебе дальнейших творческих успехов и семейного благополучия!!! Я, конечно не мастак писать комментарии, но совсем неприятно было читать предыдущие высказывания. Зачем так высказываться, уж лучше бы совсем промолчали... love
    avatar
    4 airatik • 06:04, 27.10.2011 [Материал]
    Рәхмәт Гөлнара матур теләкләреңә!!! Андый кара көнче кешеләр күп ул безнең арада, игътибар бирмә.Үзләренең хәлләреннән килмәгәч нишләсеннәр инде мескеннәр.Калганнарны сүгәргә генә кала.... cool
    avatar
    5 airatik • 06:10, 27.10.2011 [Материал]
    А нормальными словами можно было??? Господин Айдар Гайсин, или в Башкортостане разговаривать не учат. Все не хорошии слова я удалил. Критика должна быть коструктивной. А не пьяный бред. cool
    avatar
    Форма входа

    Друзья сайта

    Статистика




    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Top.Mail.Ru Rambler's Top100 Культура, литература, искусство PR-CY.ru Анализ сайтаАнализ сайта - PR-CY Rank Яндекс.Метрика
    Copyright Айрат Илалов.Все права защищены! © 2009-2024гг.