Җомга
29.03.2024
08:39
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Официальный сайт
Айрата Илалова
Главная Регистрация Вход
Обо мне »
Меню сайта
Меню сайта
  • Главная страница
  • Обо мне
  • Песни
  • Биография
  • Фотоальбом
  • Видео, онлайн концерты
  • Стихи
  • Теле-Радио
  • Гостевая книга
  • Обратная связь
  • Моё портфолио


  • Категории
    Статьи [7]
    Биография [1]
    Дәү Әтинең автобиографиясе [1]

    Мой опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 317

    Һава торышы Герат шәһәре Афганистан
  • Яндекс.Погода

  • 1 2 3 »

    Убрать рекламу на сайте

    Айрат     Үзем хәтерләмим, әни әйтүе буенча 1968 нче елның 31 нче июлендә иртәнге 9 да Лаеш районының Атабай авылында укытучы София һәм төзүче прораб Ирек гаиләсендә бердәнбер бала булып дөньяга  килгәнмен. Шушы ук авылда балалар тәрбиячесе Маһирә апа Галлямова тәрбиясендә яслегә йөрдем. 1973 нче елда гаиләбез белән Мари иленең Волжск шәһәренә күченеп киттек. 1977 нче елда әтием үлү сәбәпле әниемнең туып-үскән авылы Әлки районы Карамалы авылына (әтиемнең туган авылы Иске Камка да күршедә) күченеп кайттык. Карамалы авылы мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, тугызынчы, унынчы сыйныфларны күрше Нурлат районының Кульбай Мораса авылына йөреп укыдым.
           Мәктәпне тәмамлагач Түбән Кама шәһәренә килеп 62 нче һөнәр училищесына укырга кердем. Училищены кызыл дипломга тәмамлап, 1986 нче елның 16 нчы июлендә хәзерге ,,Нижнекамскнефтехим,, ачык акционерлык җәмгыятенең Олигомерлар заводының пролилен тримерлары җитештерүче цехка эшкә урнаштым. Шушы заводта нәкъ 4 ай эшләгәч 17 нче ноябрьдә армия хезмәтенә алындым. Волгоград өлкәсенең Волжский шәһәрендә урнашкан 73420 нче хәрби частьтә 6 ай хәрби өйрәнүләр узып, экзаменнар биреп кече сержант дәрәҗәсе һәм командир отделения полевого водоснабжения һөнәре алып Әфганстан Республикасының Герат провинциясенә җибәрелдем. Чикне узып Әфганстан җиренә аяк баскан көнем, 15 нче май көне, әниемнең туган көне иде (шундый бүләк ясадым мин аңа). Хезмәт итәсе җирем Герат шәһәреннән ерак булмаган 12 нче горно-мотострелковый полк булып чыкты. Шушы полкта командир отделения полевого водоснабжения штаты тулы булу сәбәпле командир мотострелкового отделе ... Читать дальше »

    Категория: Биография | Просмотров: 254 | Добавил: airatik | Дата: 09.03.2021 | Комментарии (0) ♥ Мне нравится 14

            Мин Илалов Сәмигулла Илялович, элекке Казан губернасы, Спас өязе,  Мораса волосты, Иске Камка авылында 1901 нче елның 6 нчы мартында урта тормышлы крестьян гаиләсендә тудым. 1920 нче елга кадәр әтием тәрбиясендә яшәп, 1920 нче елның май аенда хәрби хезмәткә алынып июльнең 31 нче көнендә 115 нче укчы полкның 4 нче ротасында Латвия фронтында ранный булып, 1 айга отпускага кайттым. Аннан соң кулым ранный булу аркасында, Казанның пороховой заводында эшләдем. 1921 нче елның көзендә авыру сәбәпле, отпускага кайттым. Ачлыктан саклану өчен хатыным белән Петроград (хәзерге Ленинград) шәһәрендә яшәдек. Анда минем иптәшем дворник булып эшләде. Аннан 1922 нче елда көзен, сентябрь аенда, армиягә алынып Сталинград шәһәрендә 96 нчы укчы полкта хезмәт иттем. 1923 нче елның сентябрь ахырында озын сроклы отпускага кайттым. 1924 нче елның башында Коп. хлебның икмәк сатып алу пунктында икмәк җыйнадым. 1925 нче елда Авыл Советына сайлау вакытында авыл советы секретары булып сайландым. 1928 нче елның көзендә Волисполком башкарма члены булып сайландым. 1929 нчы елда Волисполкомнан кайтып тагын авыл советы секретарында эшләдем. 1929 нчы елда колхозга кереп, колхозда 1931 нче елга кадәр хисапчылык эшен үтәдем. 1931-1932 нче елларында Хлебживсоюзның район бүлегендә Деловодник эшен үтәп, Хлебживсоюз ликвидировать ителгәч, з / зерноның инструкторлык эшендә эшләдем. 1932 нче елда Иске Камка сельпосына хисапчы булып керештем. Иске Камка сельпосы Алпар сельпосына 1935 нче елда кушылгач, Алпар сельпосына бухгалтер булып эшкә керештем. Хәзерге көнгә кадәр шул эшемдә эшләп киләм.

            Искәрмә: 1931 нче елда колхозда хисапчы булып эшләгәндә, авыл советының ревизия комиссия председателе булып та, авыл советы эшләренә тикшерү ясамаган өчен, II нче статья нигезендә суд җаваплылыгына тартылдым, җәза алдым. 1932 нче елда живсоюзда эшләп түләдем. 

          ... Читать дальше »

    Категория: Дәү Әтинең автобиографиясе | Просмотров: 376 | Добавил: airatik | Дата: 01.06.2020 | Комментарии (0) ♥ Мне нравится 15

               25 нче октябрь көнне Халык иҗаты йортында беренче тапкыр ,,Очрашулар - танышулар,, кичәсе булып узды. Ул ике өлештән торып, аның беренче бүлеге ,, Ләззәт,, халык эстрада ансамбле үзешчән артистлары белән танышуга багышланды. Концерт чынлап та үзен аклады, тамашачы элек үзе белгән, инде берничә ел ,,Ләззәт,,тә җырлап профессионаллар дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Мөсәвәрә Хуҗиева, Ирек Гайнехаметов, Айрат Илалов кебек җырчылар белән очрашуга ирешсә, тамашычыга әле аз билгеле булган җырчылар Лилия Заһретдинова, Резидә Гарифуллина һәм ,,Сөембикә варислары,, фестивалендә I нче дәрәҗә дипломга лаек булган Илнара Хуҗиева белән якыннан танышты. Программа эчтәлеге белән очрашуларга, танышуларга багышланган шаян тамаша - концерт итеп корылган иде, һәм ул ахырынача күтәренке рухта барды.  Күбесенчә яшь  җырчылардан торган төркемнең тигез, дәртле җырлары һәм зур сәхнәгә беренче мәртәбә аяк баскан шәкерт Айдар Мәҗитовның чыгышы да тамашычыларда уңай тәэсир калдырды. Шуңадыр инде кичәнең икенче бүлегенә күтәренке кәеф белән чыккан тамашачы, рәхәтләнеп биеде дә, уеннарда да катнашты, ял итте, күңел ачты. Кызыклы бәйгеләрдә җиңүчеләргә берләшмәнең яшь белгечләр белән эшләү советы исеменнән призлар тапшырылды.

              Нинди генә яхшы җырчылар, сүз осталары булмасын, концерт программасында биюләр җитмәве үзен сиздерде. Шәһәргә Казан, Яр Чаллыдан килгән концертларда биюләр дә булу аларны тагын да матурлап, җанландырып җибәрә. Безнең Түбән Камада да биючеләр җитәрлек бит, югыйсә. ,,Ләззәт,, халык эстрада ансамбле җитәкчесе Флүр Гайнемөхәммәтов концерт программасын бай эчтәлекле һәм заманга ярашлы, яшь тамашачы өчен дә кызыклырак итү өчен ансамбль составында биючеләр булдыру теләге белән яна.

              Беренче кичә - беренче чиркану. Ул инде артта. Алда яңа оч ... Читать дальше »

    Категория: Статьи | Просмотров: 373 | Добавил: airatik | Дата: 24.04.2020 | Комментарии (0) ♥ Мне нравится 16

    1-3 4-6 7-9
    Форма входа

    Друзья сайта

    Статистика




    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Вакыт

  • Top.Mail.Ru Rambler's Top100 Культура, литература, искусство PR-CY.ru Анализ сайтаАнализ сайта - PR-CY Rank Яндекс.Метрика
    Copyright Айрат Илалов.Все права защищены! © 2009-2024гг