2007 нче елның 31 июль-2 августында ,,Солдаты Афгана,, ансамбле составында VI нчы халык-ара патриотик җырлар ,,Афганистан болит в душе моей,, фестивале үткән Белоруссия республикасының Витебск шәһәрендә гран-прига лаек булдык. Аерым татарча җырлап VI нчы халык-ара патриотик җырлар фестиваленең дипломанты булдым. 2010 нчы елның 18 нче февралендә Казан шәһәрендә үткәрелгән I республика хәрби шансон фестивалендә ,,Солдаты Афгана,, ансамбле белән гран-при алдык. 2010 нчы елның 23 нче ноябрендә көндез эшләүгә күчтем. Олигомерлар заводында 23 ел 4 ай 4 көн эшләгәч, яңа АБС-пластик заводы төзергә кирәк дигәч акционерлык җәмгыятенең 30 нчы санлы карары белән шунда күчәргә карар иттем. 2012 нче елның 6 нчы февраль көненнән башлап мин яңа АБС-пластик заводын төзергә керештем. Шушы ук елның ноябрьнең 18 дә заводны эшләтеп җибәрдек, официально 2013 нче елның 18 нче апрелендә,))) һәм шунда эшләүмне дәвам иттем. 2013 нче елның 30 нчы сентябрендә химиядә эшләвемә 25 ел тулды, армия хезмәтен санамыйча. АБС-пластик заводында эшләп, Полистирол заводының 4 нче чиратын төзергә тотындым. 2014 нче елның гыйнвар аенда төзеп бетереп эшләтеп җибәрдек, официально 14 апрельдә эшләтеп җибәрдек))). 2014 нче елның 27 нче июнендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы боерыгы белән ,,Татарстан Республикасы мәнфәгатьләре хакына уңышлы һәм намуслы хезмәте өчен,, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Мактау Грамотасы белән бүләкләндем. 2015 нче елның 1 нче июленнән 2018 нче елның 27 нче июненә кадәр мин Пластиклар заводында эшләдем һәм 2018 нче елның 31 нче июленнән лаеклы ялга чыктым.
|