Шушындый авыр тормыш шартларында, шушындый мәшәкатьле заманда, үзләренең вакытлары белән исәпләшеп тормыйча, кешеләрнең күңелләрен күтәргән, дөнья мәшәкатьләрен вакытлыча читкә куйдырып, безне күңелле ял иттергән ,,Ләззәт,, халык эстрада ансамбле турында язмый һич мөмкин түгел.
Эштән кайтып әзрәк ял итәргә дип телевизор алдына килеп утырган идек, шулчак ишек алдыннан тәрәзәләр аша татар моңы, татар җыры яңгырый башлады. Сыерчык балалары кебек тәрәзәләрдән башны тыгып үрелеп карасак, аста ансамбль җитәкчесе Флүр Гайнемөхәммәтовның микрофоннан кичке уеннарга чакырганын күрдек.
Башта югалып калдык, чөнки безнең микрорайонда мондый хәлнең беренче мәртәбә генә булуы.
Ишек алдындагы мәйданга тиз арада бала- чага җыелды. Аннан татар апалары чыгып, татар биюләрен башкардылар. Җыелды халык, җыелды халык, Сабан туе диярсең. Китте кызып кичке уеннар, китте җыр...
...
Читать дальше »