Меню сайта
Категории
Мини-чат
Мой опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 317
Обо мне » 2009 » Апрель » 22 » Әфганстанны күргән ул
Әфганстанны күргән ул
13:36
Бу дөньяда барыбыз да кунак кына. Тормышның ә чесен татып, аның тискә ре яклары белә н күзгә-күз очрашып, авырлыкларга каршы бара алган кеше генә аның һәр минутының, һәр мизгеленең кадерен белеп яши торгандыр.
,,Лә ззә т”, ,,Солдаты Афгана” ансамбльлә ре җырчысы, ,,Нефтехим”ның Олигомерлар заводы эшчесе, ике бала атасы, ачык йөзле, шат күңелле Айрат Илалов белэн танышу күңелдә зур канә гатьлек хислә ре уятты. Айрат ишектә н күренүгә, булмә эче яктырып киткә ндә й булды. Ә лки районы Карамалы авылы егете икә н ул. Авыл мә ктә беннә н соң, Айрат Түбә н Каманың 62 нче һөнәр училищесын кызыл дипломга тә мамлаган. Электромонтер һөнәре алган егетне Олигомерлар заводына эшкә юллаганнар, һәм эш тә мен сизеп өлгергәнче, аны армиягә дә алып киткәннәр.
Волгоград өлкәсенең Волжский шә һәрендәге хә рби мә ктә птә ярты ел укытып, кече сержант дә рә җәсе биреп, Ә фганстанга озатканнар. Билгеле инде, телисеңме, барасыңмы дип сорап торучы да, ә нисе София ханымның бердә нбер баласы икә нлеге турында уйлап караучы да булмаган. Тиеш, һәм вә ссә лам.
Читкә чыгып китсә ң, кешелә рдә н алда, сине иң беренче табигать сыный. Ә фганстанда җәй көне эсселекнең 40 градустан югары булуы, берөзлексез таш-ком өермәләре астында шыгыр-шыгыр ком чә йнә үләре, кыш көне үзәккә үтмәле салкын җиле анда хезмә т итүчеләрнең исеннә н чыгармы икә н берә р заман. Айрат хезмә т иткә н полк Герат шә һәренә якын урындагы керү-чыгу юлларын саклый, рейдларга йөри. Ә фган халкының ыруглар белә н яшә ве, дингә бирелгә н булулары, шулай булуга карамастан, бик житез, оста сугышчы, атучы икә нлеклә ре турында да, андагы ә флисуннарның бездә ге кебек түгел, сусыл, мә мрә п торган булулары хакында да Айрат тә фсиллә п сөйләде.
Армиядә н кайткач ул шә һәребездәге ,,Чишмә " гармунчылар ансамбленә дә йөреп алган, ,,Лә ззә т” тә лә ззә тлә неп яшә венә дә унбиш ел булган икә н инде. Шә һәрнең сугышчы-интернационалистлар советы ә гъзасы да . Дүрт ел инде ,,Солдаты Афгана " группасының татар җырларын башкаручы солисты да Айрат Илалов.
Узган ел Витебск шә һәрендә төрле иллә рдә н җыелган 75 иҗат коллективы катнашкан VI - халык - ара патриотик җырлар башкаручылар фестивалендә ,,Солдаты Афгана" группасы катнашып, гран-при дипломы яулап кайткан иде. Татар телендә ,,Ә фган җиле", ,,Сугыштан хат" җырларын башкарган өчен Айратка фестивальнең дипломанты исемен биргә ннә р.
Илаловлар нә селен дә вам итә рдә й улы Ирек (дә ү ә тисе исемен кушканнар) үсеп килә . Кызлары Айсылу белән гимназиядә укый. Алар ә нилә ре Мария белән ә тилә ре Айрат кебек, һәрьяктан булдыклы, яхшы кешелә р булып үссеннәр дип телибез.
М. Якупова.
,,Туган як" 20 нче март 2008 нче ел. (№34)
Категория: Статьи |
Просмотров: 3086 |
Добавил: airatik
| Рейтинг: 5.0/98 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Всего комментариев: 7
Порядок вывода комментариев:
По умолчанию
Сначала новые
Сначала старые
Форма входа
Друзья сайта
Статистика
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0