Ышанамын, ләкин дини түгел!
..Газиз Тәңрем,
авыр вакытларда,
күккә карап ярдәм сорадым..
Бүлдермәдең -
вакыт табып, өнсез,
сабыр гына мине тыңладың..
..Нинди телдә сиңа ялварсам да,
сүзлексез дә мине аңладың,
Кайчакларда
әллә инде, сиңа
үземнән дә ныграк ышандым..
..Сөртмәсәң дә,
яшьләремне күрдең -
кызгандыңмы, әллә сокландың..
Сүзләремә
тәүлек әйләнәсе
колак салдың, сиздем - якладың..
Гөмеремдә
мең тапкырлар
сиңа дәшеп кат - кат үтендем -
кулың суздың,
мине ташламадың..
..Мең дә бер кат тагын ишеттең..
..Ышанамын..
ләкин дини түгел -
тәрҗемәче юктыр арада..
Ә шулай да,
беләм, аңлашабыз -
рәхмәт әйтәм карап һавага!
2018 нче ел
Лилия Рә
|