Соңлау
Гомерем үтте кеше күңелен күреп
Ә үземә ... вакыт җитмәде.
,,Эшем бетсен - өлгерермен,, - дидем,
Ә эш һаман, һаман бетмәде.
Эшем бетте, ахры, тынычландым
Әмма рәт тә бетте бугай шул.
Үз күңелемне күрер вакыт җитте,
Ләкин булмый - булмый бугай шул.
Авыртмаган тән әгъзам юк,
Уклар кадый бөергә,
Әйтерсең эчтә җен, пәриләр
Тотынганнар биергә.
Хәтер сандыгым саеккан,
Ахры, чүп - чар белән тулган.
Кая барганны онытып
Борылам ярты юлдан.
Башның фәрманы уңга
Аяклар китә сулга,
Ут алырга уйлый башым
Ә куллар керә суга.
Һич килешеп яшәмиләр
Аңламыйлар бер - берсен,
Баш бер - бер эш уйласа -
Куллар эшли киресен.
Бүген эшлисе эшләрнең
Күбесе иртәгәгә кала,
,,Иртәгә,, - эшлисе эшләр
Көннән - көн арта бара.
Күрешеп хәл сораганнарга:
,,Әйбәт - димен - мин исән,,
Кемнәр, ничек ярдәм итәр?
,,Авыр,, - диеп башым исәм.
Яшәп калыйк
Шыгырдаган агач озак яши,
Шартлап сына, ава тазасы.
Бер кем белми якты дөньялардан
Кем китәсен, кемнең каласын.
Яшәгәндә шаулап яшик, дуслар!
Шыгыр - шыгыр килеп булса да.
Авыр сүзләр, берүк, әйтешмәек
Күңелләргә ачу тулсада.
,,Яхшы сүз - ул җан азыгы,, - диләр,
Ә яман сүз - күңел ярасы.
Җир йөзендә без яшәгән вакыт
Бер күз ачып - йому арасы.
Шул кыска гына гомерне
Уздырмыйк ямьсезләшеп,
Шатланып яшик дөньяда
Үз - ара ярдәмләшеп!
Юл һәм сукмак
,,Гомер уза,, - диләр, алай түгел
Без узабыз гомер юлыннан
Барыр юлыбызның очы - кырые юк,
Бик тә еракларга сузылган.
Кемдер олы юлдан атлый,
Кемдер сукмактан бара,
Кайсысыннан атласаң да
Барыбер шул ук ара.
Тар сукмак - ялгызлар өчен,
Олы юл - бердәмнәргә.
Дус - ишләрнең, туганнарның
Кадерен белгәннәргә.
Уфтанып һәм дә үкенеп
Тормас өчен соңыннан,
Бердәм булып, ярдәмләшеп
Атлыйк гомер юлыннан !
|