Әфганстан, бәгерьләрне
Телгәләде телем-телем.
15 меңнән артык солдат
Яклап үлде, кемнәр илен?
Биш йөздән күбесе аның
Татарстан уллары бит.
Язган хатка соңгы җавап:
Бәхил бул, әнкәй гафу ит.
Бер йотым су - алтынга тиң
Өскә кургаш яңгыр ява.
Бөркеттәй асыл егетләр
Бер - бер артлы җиргә ава.
Зәңгәр күктә ,,кара тюлпан,,
Союзгамы кайтыр юлың?
Яп - яшь солдат егетләргә
Кем сузды соң, ярдәм кулын.
Илгә солдат, аналарның
Алар бит газиз баласы.
Цинк табут, салкын кабер
Мәңгелек йөрәк ярасы.
Исән кайткан ,,шурави,,ның
Әйтегезче, бармы даны?
Яклаучысыз калган илдә
Өзгәләнә әрни җаны.
Саубул Әфган, саубул Кабул
Яуда калган полкташлар.
Сугыш газапларын сөйләр
Теткәләнгән кыя ташлар...
февраль 2014 нче ел
Гөлчирә Ибәтуллина
|