Бу елым
Бу елым бик авыр булды...
Болай булмый иде дә,
Бөтереп алды язмышның
Давыллары мине дә...
Бу елым бик кыен булды...
Татыдым мең кыенны.
Тәнем мең кат уелды да,
Җаным мең кат кыелды...
Бу елым бик озак булды...
Акрын узды көннәрем.
Сирәк булды елмайганым,
Сирәк булды көлгәнем...
Бу елым бик моңсу булды!
Бу - иң моңсу елымдыр...
Бу җырым да быел язган
Иң - иң моңсу җырымдыр...
Бу елым бик салкын булды...
Еш булды туңган чаклар...
Еш булды күңелләр сулган,
Күңелләр тулган чаклар...
Нишлисең инде, күңелләр
Бер генә тулмады шул...
Сиздермәм дигән идем дә,
Сиздерми булмады шул...
26.12.2019 нчы ел
Роберт Миңнуллин
|