Ташлап киткән идең мине Гөлсәрия ,,Туйдым инде синнән, без тиң түгел-диеп Эзләп йөрмә бүтән мине, юлыма чыкма Йөрәгемә инде-диеп башкалар ия,, Үзем түгел, йөрәк елый Гөлсәрия Сине көтә, сине эзли Гөлсәрия Йөрәгем ничек түзәдер, үзәк өзелә Сөйгәнемнең йөрәгенә башкалар ия.
Кайткан идең еллар узгач Гөлсәрия ,,Гафу ит ялгышканмын,,- дип Гөлсәрия Гафу итәр идем дә соң, соң бит җанашым Йөрәгемә инде хәзер башкалар ия.
|