Теләделәр минем үлүемне
Аңламадым нигә икәнен
Теләде иң якын бер кешем
Аңладымы кемгә әйткәнен.
Теләделәр минем үлүемне
Шулай булгач бардыр гөнаһым
Мине үтереп аңа нинди файда
Көтеп ятам үлем килгәнен.
Теләделәр минем үлүемне
Мин дә риза тизрәк китәргә
Ләкин мин дә моннан киткәч
Кемнәр калыр ярдәм итәргә.
Теләделәр минем үлүемне
Рәхмәт җаным туры әйткәнгә
Җаным гына минем теләмәде
Ышанмады синең әйткәнгә.
16.07.2007ел.
|