Төшләремә кердең бүген минем
Елмаясың - гүя, тере икән:
"Якташ ! Монда соңгы көнем минем
Кайтып китәм, күрешербез микән."
Кушымта:
Кем уйлаган шушы бер очрашу
Калыр диеп инде тарихта
Туган якка кайтты бары синең
Җансыз гәүдәң цинк табутта.
"Җибәрмәдем анда сезне" - дияр
Урынбиләр бик нәфрәтләнеп.
Күпләр кайтып хакыйкатьне тапмый
Сыгылдылар битарафлык күреп.
Кушымта:
Кемнәр яза икән тәкъдирләрне
Кыска итеп безнең гомерләрне
Тартып алыр булгач өметләрне
Кайгыларга салып туганнарны.
Кемнәр аңлар безне, кем ишетер
Кемнәр бирер безгә җавапны
Кемнәр кан саркыган йөрәкләргә
Табып салыр икән дәваны.
Кушымта:
Кемнәр яза икән тәкъдирләрне
Нинди максат куйган - кеше итеп
Ә кемнәр соң безнең яшь җаннарны
Такты кукрәгенә йолдыз итеп.
|