Пәнҗешәмбе
01.10.2020
00:12
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Официальный сайт
Айрата Илалова
Главная Регистрация Вход
Обо мне »
Меню сайта
Меню сайта
  • Главная страница
  • Обо мне
  • Песни
  • Биография
  • Фотоальбом
  • Видео, онлайн концерты
  • Стихи
  • Теле-Радио
  • Гостевая книга
  • Каталог сайтов
  • Обратная связь
  • Моё портфолио


  • Категории
    Обо мне [7]
    Биография [0]
    Дәү Әтинең автобиографиясе [1]

    Мини-чат
     
    500

    Мой опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 283

    Обо мне » 2020 » Апрель » 24 » Килегез дә күрегез!
    Килегез дә күрегез!
    19:02

               25 нче октябрь көнне Халык иҗаты йортында беренче тапкыр ,,Очрашулар - танышулар,, кичәсе булып узды. Ул ике өлештән торып, аның беренче бүлеге ,, Ләззәт,, халык эстрада ансамбле үзешчән артистлары белән танышуга багышланды. Концерт чынлап та үзен аклады, тамашачы элек үзе белгән, инде берничә ел ,,Ләззәт,,тә җырлап профессионаллар дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Мөсәвәрә Хуҗиева, Ирек Гайнехаметов, Айрат Илалов кебек җырчылар белән очрашуга ирешсә, тамашычыга әле аз билгеле булган җырчылар Лилия Заһретдинова, Резидә Гарифуллина һәм ,,Сөембикә варислары,, фестивалендә I нче дәрәҗә дипломга лаек булган Илнара Хуҗиева белән якыннан танышты. Программа эчтәлеге белән очрашуларга, танышуларга багышланган шаян тамаша - концерт итеп корылган иде, һәм ул ахырынача күтәренке рухта барды.  Күбесенчә яшь  җырчылардан торган төркемнең тигез, дәртле җырлары һәм зур сәхнәгә беренче мәртәбә аяк баскан шәкерт Айдар Мәҗитовның чыгышы да тамашычыларда уңай тәэсир калдырды. Шуңадыр инде кичәнең икенче бүлегенә күтәренке кәеф белән чыккан тамашачы, рәхәтләнеп биеде дә, уеннарда да катнашты, ял итте, күңел ачты. Кызыклы бәйгеләрдә җиңүчеләргә берләшмәнең яшь белгечләр белән эшләү советы исеменнән призлар тапшырылды.

              Нинди генә яхшы җырчылар, сүз осталары булмасын, концерт программасында биюләр җитмәве үзен сиздерде. Шәһәргә Казан, Яр Чаллыдан килгән концертларда биюләр дә булу аларны тагын да матурлап, җанландырып җибәрә. Безнең Түбән Камада да биючеләр җитәрлек бит, югыйсә. ,,Ләззәт,, халык эстрада ансамбле җитәкчесе Флүр Гайнемөхәммәтов концерт программасын бай эчтәлекле һәм заманга ярашлы, яшь тамашачы өчен дә кызыклырак итү өчен ансамбль составында биючеләр булдыру теләге белән яна.

              Беренче кичә - беренче чиркану. Ул инде артта. Алда яңа очрашулар, мавыктыргыч кичәләр көтә әле. Шуның якындагысы 14 нче ноябрьдә булачак. Ул ,,Нефтехим,, акционерлык җәмгыятенең олигомерлар заводында электр монтёры булып эшләүче, ,,Ләззәт,, ансамбле җырчысы Айрат Илалов иҗатына багышлана.

              Язмамны заманында ,, пятачок ,,- лар, ,,кичке уеннар,, оештырып, аларның үзәгендә бөтерелгән, хәзер ,,Ләззәт,,  халык эстрада ансамблен җитәкләүче, шушы кичәләрнең авторы, сценаристы Флүр Гайнемөхәммәтов сүзләре белән тәмамлыйсым килә: ,,Бу, бер яктан ял итү, күңел ачу кичәсе булса, икенчедән, максатыбыз - яшьләрнең рухи байлыгын үстерү; халкыбызның милли уеннары, фольклоры белән таныштыру.  Үзегез күреп торасыз - наркомания, фәхишәлек, эчүчелек, җинаятьчелек тамыр җәя. Һәм алар тозагына, кагыйдә буларак, яшьләр эләгә. Ә бу кичәләрдә без яшьләрне матурлыкка, илаһилыкка тартырга, тормышка моң, җыр күзлеге аша чыгып карарга, аның гүзәллеген күрә белергә өйрәтергә тырышабыз. Халык уеннары дуслык, бер - береңә хөрмәт, нәзәкатьлелек, хатын - кызларны ихтирам итү кебек күркәм сыйфатларны алга сөрә. Аларда яшьләрнең җитезлеге тапкырлыгы сынала, җыр биюгә булган ихтыяҗлары канәгатьләндерелә.,,

               Ышанмасагыз, үзегез килегез, күрегез, ишетегез. 

                                                                                                                 Н. Нәҗмиева

                                                                                                                                                    ,,Хезмәттәш авазы,,  ноябрь 2001 нче ел 

    Категория: Обо мне | Просмотров: 59 | Добавил: airatik | Рейтинг: 5.0/1 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Друзья сайта

    Статистика




    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Культура, литература, искусство PR-CY.ru Анализ сайтаАнализ сайта - PR-CY Rank Яндекс.Метрика
    Copyright Айрат Илалов.Все права защищены! © 2009-2020гг.