Җомга
29.03.2024
08:22
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Официальный сайт
Айрата Илалова
Главная Регистрация Вход
Обо мне »
Меню сайта
Меню сайта
  • Главная страница
  • Обо мне
  • Песни
  • Биография
  • Фотоальбом
  • Видео, онлайн концерты
  • Стихи
  • Теле-Радио
  • Гостевая книга
  • Обратная связь
  • Моё портфолио


  • Категории
    Статьи [7]
    Биография [1]
    Дәү Әтинең автобиографиясе [1]

    Мини-чат
     
    500

    Мой опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 317

    Обо мне » 2021 » Март » 09

    Убрать рекламу на сайте

    Айрат     Үзем хәтерләмим, әни әйтүе буенча 1968 нче елның 31 нче июлендә иртәнге 9 да Лаеш районының Атабай авылында укытучы София һәм төзүче прораб Ирек гаиләсендә бердәнбер бала булып дөньяга  килгәнмен. Шушы ук авылда балалар тәрбиячесе Маһирә апа Галлямова тәрбиясендә яслегә йөрдем. 1973 нче елда гаиләбез белән Мари иленең Волжск шәһәренә күченеп киттек. 1977 нче елда әтием үлү сәбәпле әниемнең туып-үскән авылы Әлки районы Карамалы авылына (әтиемнең туган авылы Иске Камка да күршедә) күченеп кайттык. Карамалы авылы мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, тугызынчы, унынчы сыйныфларны күрше Нурлат районының Кульбай Мораса авылына йөреп укыдым.
           Мәктәпне тәмамлагач Түбән Кама шәһәренә килеп 62 нче һөнәр училищесына укырга кердем. Училищены кызыл дипломга тәмамлап, 1986 нче елның 16 нчы июлендә хәзерге ,,Нижнекамскнефтехим,, ачык акционерлык җәмгыятенең Олигомерлар заводының пролилен тримерлары җитештерүче цехка эшкә урнаштым. Шушы заводта нәкъ 4 ай эшләгәч 17 нче ноябрьдә армия хезмәтенә алындым. Волгоград өлкәсенең Волжский шәһәрендә урнашкан 73420 нче хәрби частьтә 6 ай хәрби өйрәнүләр узып, экзаменнар биреп кече сержант дәрәҗәсе һәм командир отделения полевого водоснабжения һөнәре алып Әфганстан Республикасының Герат провинциясенә җибәрелдем. Чикне узып Әфганстан җиренә аяк баскан көнем, 15 нче май көне, әниемнең туган көне иде (шундый бүләк ясадым мин аңа). Хезмәт итәсе җирем Герат шәһәреннән ерак булмаган 12 нче горно-мотострелковый полк булып чыкты. Шушы полкта командир отделения полевого водоснабжения штаты тулы булу сәбәпле командир мотострелкового отделе ... Читать дальше »

    Категория: Биография | Просмотров: 254 | Добавил: airatik | Дата: 09.03.2021 | Комментарии (0) ♥ Мне нравится 14

    Форма входа

    Календарь
    «  Март 2021  »
    ДүСиЧәПәҖоШиЯк
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    Друзья сайта

    Статистика




    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Top.Mail.Ru Rambler's Top100 Культура, литература, искусство PR-CY.ru Анализ сайтаАнализ сайта - PR-CY Rank Яндекс.Метрика
    Copyright Айрат Илалов.Все права защищены! © 2009-2024гг.