Гади генә эшче булып кына эшләп тә, сәнгать дөньясында үз урынын тапкан кешеләр байтак. Айрат та шундыйларның берсе. Ул үзенең "Бәхет бүләк итәм" исемле аудиоальбомын да чыгарды. "Халык иҗаты йорты" каршында эшләп килүче "Ләззәт,, халык эстрада ансамбле солисты.
- Айрат, сәнгать кешесенә бирелә торган гади сораудан башлыйк әле әңгәмәне: гаиләгездә әллә берәр җырчы бармы?
- Әлки районында дан казанган кеше - ул әтием.
- Кайсы өлкәдә дан казанган ул?
- Сәнгатьтә инде. Әти матур җырлый, оста гармунчы, нәфис сүз остасы булган. Бүгенге көнгә кадәр өлкәннәр хәтерли - аның шигырь укуын зал тын да алмый тыңлаган. Ул бер үзе концерт куя торган булган.
- Димәк, бу талант әтиегездән бирелгән. Айрат, сез сүзгә саранрак кеше бугай... Бу сыйфат сәхнәгә чыкканда кыенлык тудырмыймы?
- Табигатем буенча оялчан кешемен. Дөрес,
...
Читать дальше »