Шимбә
20.04.2024
01:27
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Официальный сайт
Айрата Илалова
Главная Регистрация Вход
Обо мне »
Меню сайта
Меню сайта
  • Главная страница
  • Обо мне
  • Песни
  • Биография
  • Фотоальбом
  • Видео, онлайн концерты
  • Стихи
  • Теле-Радио
  • Гостевая книга
  • Обратная связь
  • Моё портфолио


  • Категории
    Статьи [7]
    Биография [1]
    Дәү Әтинең автобиографиясе [1]

    Мини-чат
     
    500

    Мой опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 317

    Обо мне » 2009 » Май » 3 » Түбән Кама йолдызы
    Түбән Кама йолдызы
    19:33

                      Гади генә эшче булып кына эшләп тә, сәнгать дөньясында үз урынын тапкан кешеләр байтак. Айрат та шундыйларның                     берсе.  Ул  үзенең "Бәхет бүләк итәм" исемле аудиоальбомын да чыгарды. "Халык иҗаты йорты" каршында эшләп килүче                    "Ләззәт,, халык  эстрада  ансамбле  солисты.

           - Айрат, сәнгать кешесенә бирелә торган гади сораудан башлыйк әле әңгәмәне:  гаиләгездә әллә берәр җырчы бармы?

           - Әлки  районында дан казанган кеше - ул әтием.

           - Кайсы өлкәдә дан казанган ул?

           - Сәнгатьтә инде. Әти матур җырлый, оста гармунчы, нәфис сүз остасы булган. Бүгенге көнгә кадәр өлкәннәр хәтерли - аның шигырь укуын зал тын да алмый тыңлаган. Ул бер үзе концерт куя торган булган.

           - Димәк, бу талант әтиегездән бирелгән. Айрат, сез сүзгә саранрак кеше  бугай... Бу сыйфат сәхнәгә чыкканда кыенлык  тудырмыймы?

           - Табигатем буенча оялчан кешемен. Дөрес, үз эчеңә бикләнеп кенә дә яшәп булмый. Эштә бит ''әйе",  "юк" дип, баш селкеп кенә торып булмый. Ә инде сәхнә тормышына килгәндә, нинди генә концертларда  катнашырга туры килмәде миңа, һәрберсендә диярлек арттан этеп чыгаралар. Юк, бу кирелек тә,  куркаклык та түгел. Нәрсә икәнен үзем дә аңлата алмыйм...

           - Бәлки пошаманга төшүдер?

           - Мөгаен. Мин үзем кечкенәдән үк җырлыйм. Бала чакта залга карамый җырлый идем. Бу гадәт, күпмедер  дәрәҗәдә, әле дә сакланып калган. Мәктәпне тәмамлагач, музыка училищесына бик керергә теләгән идем дә, әти үлеп китү сәбәпле, башка юлны сайларга туры килде. Мин гаиләдә бер генә бала. Әни: " Артист кешенең рәтле тормышы да, акчасы да булмый аның, улым, һөнәр алырга кирәк башта. Аннары үзең  карарсың", - дигәч, аңа каршы килә алмадым. Тубән Камага шәһәренә килеп, 62 нче һөнәр училищесында электромонтёр  белгечлегенә укып чыктым да, "Нефтехим" акционерлык җәмгыятенең  Олигомерлар заводына эшкә урнаштым.  Акча "тәмен" бер татып карагач, тагын каядыр укып йөрисе килмәде.  Дөрес, берничә елдан соң барып  карадым Казанга, "соңлагансың, үз тавышың бар, шунысын югалтма, үстер", диделәр.

           - Заводта,  өстәвенә сменалап эшләп,  кичке  якта  репетицияләргә йөрү кыен түгелме?  Гомүмән, хатының  көнләшеп кырын карамыймы?

           - Минем хатын үзе дә сәнгатьне ярата.  Көнләшүе бардыр бераз,  ләкин давыл кубарырлык дәрәҗәдә түгел.  Аннан мин моңа җирлек тә тудырмыйм. Ә эшкә килгәндә,  "Нефтехим" акционерлык җәмгыятендә спорт белән шөгыльләнгән,  жыр - биюгә оста, башка төрле таланты булган кешеләргә караш бик яхшы. Төрле истәлекле даталар уңаеннан смотр - конкурслар, фестивальләр уздырылып кына тора.  Еш кына төнге сменадан соң,  яисә икенче сменага  барганчы  репетицияләр уздырырга туры килә. Кайчакларда эштән азат итәләр.  Ләкин ни генә  булмасын,  яраткан шөгелең булгач бер дә авыр тугел.

           - Кечкенәдән җырлыйм дидең,  ә кайсы җырчыларны күбрәк ярата идең?

           - У - у - у...  Ул чакта бит җырчыларны бармак белән генә санарлык иде.  Чыбыклы радио тынып тормый иде.  Хәтерлим,  әни белән  Казан, Уфа радиосы концертларын минутлап көтеп ала, аларга кушылып җырлый да идек.  Мәктәптә укыганда ук мин күп җырчыларны тавышларыннан таный идем.  Ә хәзер  Илһам ага Шакиров,  Әлфия апа Афзалова,  Зөһрә апа Сәхәбиева,  Флүрә апа Сөләйманова,  Фидан ага Гафаров кебек җырчыларны яратып тыңлыйм.  Әмма бервакытта да, берәүгә дә ошарга тырышмыйм.  Үз  юлым белән барасым килә.  Дөрес, Түбән Камада  гына  яшәп олы сәхнәгә чыгу мөмкин түгел  һәм  мин моңа омтылмыйм да.  Иң мөһиме, күңелем тулы моң,  ул  җырлый,  җырлый... Аны беркем дә,  бернинди  киртәләр дә туктата алмас кебек. 

           - Айрат, син ниндидер конкурслар турында әйтеп киттең бугай...

          -  Күп  тапкырлар  шәһәр күләмендә  уздырылган  бәйгеләрдә катнаштым.  1992 елда шәһәр  күләмендә үткәрелгән  "Татар халык  җырларын башкаручылар"  бәйгесендә  лауреат  исеме  алдым.  Шул  чакта мине "Ләззәт" халык эстрада ансамбле  җитәкчесе  Флүр  абый  Гайнемөхәммәтов күреп калган булган. Ул  соңыннан  мине эзләп тапты  һәм  ансамбльгә чакырды.  Шул  вакыттан  башлап  "Ләззәт"нең  алыштырмас  солистына  әверелдем.

          - Ялгышмасам,  син  бит  гармунда  да уйныйсың?

         - "Ләззәт"  белән  параллель  рәвештә  6  ел  Ринат Мөхетдинов җитәкчелегендәге  "Чишмә"  гармунчылар  ансамбленә дә  йөргән  идем.  Гомүмән,  гармунда уйнарга яратам.  Күңел төшенкелеккә  бирелгәндә дә,  берәр шатлыклы хәбәр алсам да,  иң  беренче  булып,  гармунымны  сузып  җибәрәм.  Җанга  рәхәт  булып китә.  Үзем яраткан  "Карачтау авылы көе",  "Оренбург  яшьләре җыры", "Герман көен" дә  җырлап  җибәрсәм,  өйдәгеләр  эшләрен  ташлап  миңа  кушылалар.

          - Синең  башкаруда  "Әфган җиле"  җырын  тыңлаганда  мин  елаган  идем.  Аны йөрәкләргә үтеп керердәй итеп  үзе шул вакыйгалар эчендә кайнаган кеше генә  башкара аладыр,  минемчә. Әллә ялгышаммы?

          - Өстенә бастыгыз - мин Әфганстанда  хезмәт  иттем.  Җырлаганда да,  шул чаклар  искә  төшә дә,  йөрәк кысып куя.  Әле  күптән  түгел  генә  шәһәр  күләмендә Җинүнең 60 еллыгы  уңаеннан  "Осталар шәһәре" дип  аталган  фестиваль  уздырылды.  Мин  анда  шушы  җырым  өчен  1 нче дәрәҗә дипломга лаек булдым.  Аерым рәхмәт шушы җырның сүзләрен язучы шагыйребез  Мирхади ага  Разовка  һәм  композитор  Фәрит  Миннебаевка.  Минем уңышларда  аларның  да  өлешләре бар.

          - Эстрада йолдызы  булмасаң да,  сорыйм  әле:  киләчәккә  нинди планнар? 

          - Йолдыз  булмасам да,  былтыр  "Халык иҗаты йорты"нда  минем  иҗатыма  багышланган  "Очрашулар - танышулар"  кичәсе  уздырылды.  Кичәгә  халык  күп  килгән иде.  Мактануым  түгел,  тик  кайбер  Казан  артистлары да  шул  кадәр  кеше  җыя  алмый  кайчагында.   Ә инде планнар  турында  әйтсәк,  мин  хәзер  икенче  альбомымны  әзерләп  йөрим.  Озакламый  ул  дөнья  күрер  дип  ышанып  калам...  Әгәр  бу хыялым тормышка ашса...  Хәзергә  әйтмим... "Алдан  кычкырган күкенең башы авырта" диләрме әле.

          - Альбом чыгару  өчен  саллы  гына  чыгымнар  да  кирәк  бит  әле.  Мәсъәләнең  бу  ягын  ничегрәк  хәл  итәсең?

          - Дөньяда  сәнгатькә  мөкиббән  эшмәкәрләр  булуын  да  онытып  җибәрмик.  Безнең  шәһәрдә дә  бар  андый  игелекле  кешеләр.  Минем  үземә,  мәсәлән,  Гаяз  Җәмик улы  Сәхапов  ярдәм  кулын  сузды.  Шушы гамәле  өчен  Гаяз  Җәмик  улына  бик  зур  рәхмәтемне  белдерәм  һәм исәнлек, киң  күңеллелек  телим.  Гаилә  бюджетына да  керергә  туры  килде,  әлбәттә.

          - Уңышлар  сиңа,  Айрат.  Түбән Кама  халкы  гына  түгел,  сине  бөтен  Татарстан  тамашачысы да  тыңласын,  кабул итсен  иде  дигән  теләктә  калам.                                                  Кызык булса:

              Тулы исеме:            Илалов Айрат Ирек улы       

              Туган елы:               1968       

              Туган ягы:                Лаеш районы Атабай авылы             

              Үскән ягы:                Әлки районы Карамалы авылы

              Йолдызлыгы:          Арыслан

              Гаилә әле:                Өйләнгән, хатыны белән бер кыз бер малай үстерәләр

              Яраткан ризыгы:     Гөбәдия, манты, бәлеш

              Хезмәт урыны:        Түбән Кама "Нефтехим" ачык акционерлык җәмгыяте

              Һөнәре:                     Электромонтёр

              Яраткан төсе:           Һәр төс үзенчә матур дип саный

              Яратмый:                  Алдаучыларны,  икейөзлеләрне,  гафу  үтенә  белмәүчеләрне 

              Яраткан эчемлеге:  Чәй 

                                                                                                                                                                           Нурисә Габдуллина әңгәмәсе. 

                                                                                                                                                                                               ,,Атна,, 14 апрель 2005 нче ел. (№14)   

                                                                                                                                                                                                                                                                  ,, Атна,,  14 апрель 2005 ел

    Категория: Статьи | Просмотров: 2604 | Добавил: airatik | Рейтинг: 5.0/96 |
    Всего комментариев: 2
    avatar
    1 gulnarik • 18:55, 05.12.2010 [Материал]
    salute Молодец!!!
    avatar
    2 airatik • 05:44, 26.10.2011 [Материал]
    Рәхмәт Гөлнара !!! cool
    avatar
    Форма входа

    Друзья сайта

    Статистика




    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Top.Mail.Ru Rambler's Top100 Культура, литература, искусство PR-CY.ru Анализ сайтаАнализ сайта - PR-CY Rank Яндекс.Метрика
    Copyright Айрат Илалов.Все права защищены! © 2009-2024гг.