Я, Айратым айдан нурлар алып
Кояш җылысыннан рухланып
Яшик икәү пар канатлар булып
Бала-чагабызга шатланып.
Яшик әле дөнья йөзләрендә
Күгәрченнәр кебек сөешеп
Кара йөзләр көнләшсеннәр бездән
Ничек пар килгәннәр диешеп.
Туган көнең синеңбәйрәм бездә
Дус, туганнар зурлап тәбрикли.
Җылы сүзләр һәркем тарафыннан
Йөрәгеңне назлап иркәли.
Ышанабыз сиңа, әтисе без
Бик күп гомер бергә булырбыз.
Балаларның балаларын сөеп
,,Без һаман яшь,,- диеп торырбыз.
Яратам үзеңне, синең белән
Рәхәт яшәүләре дөньяда.
Гөр киләбез, балалар шат безнең
Кадерлем син янда булганда.
Миләүшә Илалова
31.07.2012 ел
|