Сишәмбе
19.03.2024
11:12
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Официальный сайт
Айрата Илалова
Главная Регистрация Вход
Биография »
Меню сайта
Меню сайта
  • Главная страница
  • Обо мне
  • Песни
  • Биография
  • Фотоальбом
  • Видео, онлайн концерты
  • Стихи
  • Теле-Радио
  • Гостевая книга
  • Обратная связь
  • Моё портфолио


  • Мои фото

    Мини-чат
     
    500

    Мой опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 317

    Календарь праздников
  • Праздники России

  • Айрат     Үзем хәтерләмим, әни әйтүе буенча 1968 нче елның 31 нче июлендә иртәнге 9 да Лаеш районының Атабай авылында укытучы София һәм төзүче прораб Ирек гаиләсендә бердәнбер бала булып дөньяга  килгәнмен. Шушы ук авылда балалар тәрбиячесе Маһирә апа Галлямова тәрбиясендә яслегә йөрдем. 1973 нче елда гаиләбез белән Мари иленең Волжск шәһәренә күченеп киттек. 1977 нче елда әтием үлү сәбәпле әниемнең туып-үскән авылы Әлки районы Карамалы авылына (әтиемнең туган авылы Иске Камка да күршедә) күченеп кайттык. Карамалы авылы мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, тугызынчы, унынчы сыйныфларны күрше Нурлат районының Кульбай Мораса авылына йөреп укыдым.
           Мәктәпне тәмамлагач Түбән Кама шәһәренә килеп 62 нче һөнәр училищесына укырга кердем. Училищены кызыл дипломга тәмамлап, 1986 нче елның 16 нчы июлендә хәзерге ,,Нижнекамскнефтехим,, ачык акционерлык җәмгыятенең Олигомерлар заводының пролилен тримерлары җитештерүче цехка эшкә урнаштым. Шушы заводта нәкъ 4 ай эшләгәч 17 нче ноябрьдә армия хезмәтенә алындым. Волгоград өлкәсенең Волжский шәһәрендә урнашкан 73420 нче хәрби частьтә 6 ай хәрби өйрәнүләр узып, экзаменнар биреп кече сержант дәрәҗәсе һәм командир отделения полевого водоснабжения һөнәре алып Әфганстан Республикасының Герат провинциясенә җибәрелдем. Чикне узып Әфганстан җиренә аяк баскан көнем, 15 нче май көне, әниемнең туган көне иде (шундый бүләк ясадым мин аңа). Хезмәт итәсе җирем Герат шәһәреннән ерак булмаган 12 нче горно-мотострелковый полк булып чыкты. Шушы полкта командир отделения полевого водоснабжения штаты тулы булу сәбәпле командир мотострелкового отделения булып, безнең полк Әфганстан Республикасыннан чыгарылганчыга хәтле, ягъни 1988 нче елның 15 нче августына кадәр хезмәт иттем (миңа беркетелгән БТРның номеры 313 иде, нинди матур сан))). Союзга чыккач Ростов өлкәсенең Казачьи лагеря посёлогында урнашкан 40526 нчы хәрби частьтә 4 нче ноябрьгә кадәр хезмәт иттем. 4 нче ноябрь көнне демобилизацияләнеп өйгә кайтып киттем, 7 нче ноябрь көнне өйгә кайтып җиттем. Кайтсам ишек бикле, әни дус кызына кунарга китте диделәр. Бер-икесеннән эзләп карадым да тапмагач өйгә кайтып  йөгереп килеп ишеккә типтем, мескен ишек тупсалары белән чыгып очты. Аннан өйгә кереп чүкеч белән кадаклар табып ишекне рәтләп кадаклап куйдым. Шуннан соң суыткычта нәрсә бар шуны ашап ятып йокладым. Армиядән кайтуның шундый кызык мизгелләре дә булды. Армиядән кайткач үзем эшләп киткән цехка әйләнеп кайтып эшли башладым. Шуннан соң ныклап узем гармунда уйнап җырларга  тотындым, армиягә хәтле дә уйнап җырлый идем, армиядә булмады билгеле. Әле 62 нче һөнәр училищесында укыган дәвердә училище сәхнәсендә 8 нче мартка багышланган бәйрәм концертында үзем баянда уйнап җырлаганым да истә. Ул чордагы бик күп җырларны, иске, кеше оныткан җырларны өйрәнеп чыктым. Ул вакыттагы ,,татарский пятачок,, та 1989 елның языннан алып 1991 нче елның сентябренә кадәр мин анда төп гармунчы булдым, иң кызыгы шунда мин барганчы гармун  анда була торган иде. 1991 нче елның сентябрь аенда татар ,,пятачогын,, ябып кайтып киттем, шуннан бүтән ул эшләмәде инде. Шулай җырлаганымны ишетеп Фәимә апа Сабитова үзенең ,,Болгар кызы Айсолтан,, ансамбленә  җырларга чакырды. Аның белән 1 еллап булыр җырлап йөргәч Фәимә апа башка эшкә күчүе сәбәпле ансамбльне тараткач, миңа да аннан китәргә туры килде.  1991 нче елның 21 нче декабрендә өйләндем. Шәһәр мәдәният үзәге 1993 нче елның  31 нче маенда шәһәр мәдәният йортында үткәргән ,,Татар халык җыры,, конкурсында җиңеп чыктым. Конкурс тәмамлангач минем янга ,,Ләззәт,, халык эстрада ансамбле җитәкчесе ,,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,, Флүр абый Гайнемөхәммәтов килеп үзенең ансамбленә җырларга чакырды. Мин бик теләп риза булдым, чөнки ансамбль ул чорда ук яшьләр белән эшләүче шәһәрдә бердәнбер ансамбль иде һәм шулай итеп 1993 нче елның 13 нче декабреннән ,,Ләззәт,, халык эстрада ансамбле солисты булдым. 1994 нче елның 26 мартында кызым туды. ,,Ләззәт,, халык эстрада ансамбле белән беренче чыгышым 1994 нче елның 1 июнь көнендә булды. 1995 нче елның язында ,,Чишмә,, гармунчылар ансамбле җитәкчесе ,,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,, Ринат абый Мөхетдинов очрап: ,,миңа гармунда уйнаучылар һәм җырчылар кирәк, йөр әле безгә дә,,- дип чакыргач, анда да йөри башладым. Алар белән беренче чыгышым Түбән Кама Сабантуенда 1995 елның 11 нче июнендә булды. Шулай итеп мин берьюлы 2 ансамбльдә йөри башладым. 1995 нче елның 23 нче декабрендә улым туды. Түбән Кама шәһәренең ,,Союз ветеранов локальных войн и военных конфликтов ,,Афганское братство,, оешмасы каршында 2004 нче елның 12 нче апрелендә ,,Солдаты Афгана,, ансамбле оештырдык. 2005 нче елның 29 нчы мартында Түбән Кама шәһәре админстрациясе , яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге, эшләүче яшьләр советы оештырган Бөек Ватан сугышында җиңүнең 60 еллыгына багышланган предприятияләрдә, организацияләрдә, оешмаларда эшләүче яшьләр арасында уздырылган ,, Осталар шәһәре,, дип аталган I нче фестивальдә вокал буенча I нче урынны алдым, ә ,,Солдаты Афгана,, ансамбле гран-прига лаек булды. 2007 нче елда ,,Түбән Кама муниципаль районы,, белем бирү башкарма комитеты оештырган , эшләүче яшьләр арасында уздырылган, Түбән Кама шәһәренең 40 еллыгына багышланган II нче ,,Осталар шәһәре,, фестивалендә вокал буенча II урынны алдым. 2007 нче елның май аенда Түбән Новгород шәһәрендә уздырылган Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышланган ,,Вакыт безне сайлады,, дип аталган I нче бөтенроссия патриотик җырлар фестивалендә ,,Солдаты Афгана,, ансамбле III нче урынны алды.

    читать дальше >>>>
    Форма входа

    Календарь
    «  Март 2024  »
    ДүСиЧәПәҖоШиЯк
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика




    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Вакыт

  • Һава торышы Герат шәһәре Афганистан
  • Яндекс.Погода

  • Top.Mail.Ru Rambler's Top100 Культура, литература, искусство PR-CY.ru Анализ сайтаАнализ сайта - PR-CY Rank Яндекс.Метрика

    Copyright Айрат Илалов. Все права защищены! © 2009-2024гг.