Җомга
29.03.2024
10:11
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Официальный сайт
Айрата Илалова
Главная Регистрация Вход
Обо мне »
Меню сайта
Меню сайта
  • Главная страница
  • Обо мне
  • Песни
  • Биография
  • Фотоальбом
  • Видео, онлайн концерты
  • Стихи
  • Теле-Радио
  • Гостевая книга
  • Обратная связь
  • Моё портфолио


  • Категории
    Статьи [7]
    Биография [1]
    Дәү Әтинең автобиографиясе [1]

    Мини-чат
     
    500

    Мой опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 317

    Обо мне » 2013 » Ноябрь » 20 » Микрорайон гөрләп торды
    Микрорайон гөрләп торды
    18:54

              Шушындый авыр тормыш шартларында, шушындый мәшәкатьле заманда, үзләренең вакытлары белән исәпләшеп тормыйча,                              кешеләрнең  күңелләрен  күтәргән, дөнья мәшәкатьләрен вакытлыча читкә куйдырып, безне күңелле ял иттергән ,,Ләззәт,, халык   эстрада            ансамбле турында язмый һич мөмкин  түгел.              

              Эштән кайтып әзрәк ял итәргә дип телевизор алдына килеп утырган идек,  шулчак ишек алдыннан тәрәзәләр аша татар моңы,                              татар җыры яңгырый  башлады. Сыерчык балалары кебек тәрәзәләрдән башны тыгып үрелеп карасак, аста ансамбль җитәкчесе  Флүр                  Гайнемөхәммәтовның микрофоннан кичке уеннарга чакырганын күрдек.

              Башта югалып калдык, чөнки безнең микрорайонда мондый хәлнең  беренче мәртәбә генә булуы.             

              Ишек алдындагы мәйданга  тиз арада бала- чага җыелды.  Аннан татар апалары чыгып,  татар биюләрен башкардылар.  Җыелды                      халык,  җыелды  халык, Сабан туе диярсең.  Китте кызып  кичке  уеннар, китте җыр... 

              Ансамбльнең җырчы кызы Иркә җырлый- җырлый егетләрне,  кызларны хәзерге заман көйләренә биетте.  Үзе уйнап үзе                        җырлаучы  Фирдәвес моңлы тавышы,  Ирек курайда  уйнавы белән сокландырды.  Кечкенә кызы  белән безне ял иттерү өчен килгән  Эльмира матур -матур җырлар  бүләк  итте.  Моңлы  тавышлы  Айратка микрорайонның бик күп кызлары гашыйк  булгандыр.     

              Онытылып беткән бик күп татар уеннарын уйнап,  яшь вакытларыбызны искә төшереп, рәхәтләнеп күңел ачтык бу кичне.  Флүр бөтен кешене  уенга чакырды.  ,,Бу уенда җиңеп чыгучыга идән паласы,,  дигәч,  ышанмыйча, шаярту дип уйлаган идек. Менә уен азагына җитте, Югары Чаллы кызы  Мөнҗия Сираҗетдинова  ,,Микрорайонның иң җитез хатын-кызы,,  дип  табылып,  аңа чыннан да, идән паласы бүләк ителде.  Әмма ул аны җитезлектә  үзеннән әллә ни калышмаган Мөнирә Вәлиәхмәтова белән бүлеште,  паласны  кисеп,  яртысын аңа бирде.     

              Җырчылар арасында Мәдинә Мусина  ,,Иң яхшы җырчы,,  дип табылды һәм стена келәме белән бүләкләнде.  Кичке уеннарга бу бүләкләрне микрорайон егетләре  ,,Азатлык,,  татар яшьләре берлегеннән бертуган Илһам, Рөстәм, Равил Шәймәрдәновлар алганнар. Рәхмәт  аларга!   Бу егетләр киләчәктә дә шушылай киң күңелле булып кала     белсеннәр, гореф-гадәтләребезне торгызуда алга таба да шушылай эшләсеннәр иде. Һәм игелекле эшләрдә алар үрнәгенә иярүче татар егетләре күбрәк булсын иде...            

              Ә бөтен көчләрен, вакытларын кызганмыйча,   шәһәребезнең төрле микрорайоннарында кичке уеннар оештырып йөреп, армый-талмый халкыбызга хезмәт итүче ,,Ләззәт,, халык эстрада ансамбле егетләренә һәм кызларына, аеруча аның җитәкчесе Флүр   Гайнемхәмәтовка  рәхмәтебез чиксез. Тагын килегез, тагын шушындый уеннарны оештырыгыз. Хикмәт бүләктә түгел. Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк, диләр. Микрорайон халкы тагын сезне көтә , фидакарьләр.

                                                                                                  Ягъфәрова, Хәйруллина, Садыйкова. Мурадьян урамының 28 һәм 30 нчы йортларында яшәүчеләр.

                                                                                                                                                                                                                  ,,Хезмәттәш авазы,, 16 август 1995 нче ел

    Категория: Статьи | Просмотров: 815 | Добавил: airatik | Рейтинг: 5.0/24 |
    Всего комментариев: 0
    avatar
    Форма входа

    Друзья сайта

    Статистика




    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Top.Mail.Ru Rambler's Top100 Культура, литература, искусство PR-CY.ru Анализ сайтаАнализ сайта - PR-CY Rank Яндекс.Метрика
    Copyright Айрат Илалов.Все права защищены! © 2009-2024гг.